Автор

Лилия Хәбибуллина - үз эшенең остасы

Лилия Хәбибуллина — үз эшенең остасы

Лилия китапханәдә үз көче белән «Туган як тарихы» музее оештырды

Кеше язмышлары һәркемнеке төрлечә. Кызлар әниләрен, аннары әтиләрен бик яшьли мәңгелеккә югалталар. Балаларының игелекләрен күрәсе урында, 50 яшьләрендә вафат булалар, ә гомер биргән балалары бер терәксез кала. Лилиягә, Люзиягә, Алсуга тормыш авырлыкларын җиңеп, үз юлларын табып яшәргә, белем алырга туры килә.

Алсу сәламәтлек өлкәсендә, Люзия авыл хуҗалыгында, Лилия мәдәният өлкәсендә тырышып эшлиләр.

Сүзем Борнак авыл китапханәсе мөдире булып эшләүче Хәбибуллина Лилия Вагыйз кызы турында. Лилия мәктәпне тәмамлагач секретарь, кадрлар бүлеге булып эшли. Китапларны яратканга күрә Алабуга мәдәният көллиятенең көндезге бүлеген, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында читтән торып укып, югары белем ала. Күп еллар китапханә мөдире булып, халыкка хезмәт итә. Китапханәдә балалар өчен дә, яшьләр, зурлар, өлкәннәр өчендә төрледән төрле чаралар үткәрелә.

Төрле тарихи даталар, күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрү, махсус хәрби операциядәгеләргә даими токмач кисүне оештыру һәм башка санап бетерә алмаслык эшләр китапханә мөдире Хәбибуллина Лилиянең яратып башкара торган хезмәте. Аның барлык чаралары хезмәт кешесен зурлау, олылауга юнәлгән.

Чарага килгәннәрне истәлекле бүләкләре белән сөендерә белә. Район, республика конкурсларында катнашып үзе дә, китап укучылары да урыннар ала.


Китапханәдә үз көче белән «Туган як тарихы» музее оештыра. Нинди генә экспонатлар юк. Авыл тарихы белән кызыксынган кешегә бары тик китапханәдә оештырылган музей белән танышырга кирәк. Лилия ул аяклы энциклопедия, һәр нәрсәне, һәр тарихны белә. Бу хезмәтләрне эшләү өчен сабыр, итагатьле, белемле булу бик кирәк. Ә ул сыйфатлар барысы да Лилиядә бар. Яшәү дәверендә йөрәгенә бик катлаулы операция кичерә. Эшен яратып эшләве, төгәллеге, җаваплыгы, сабырлыгы белән күпләрдән аерылып тора.


Бүген Лилиянең гомер бәйрәме. Сәламәтлек, зур уңышлар, бәхетле, куанычлы, озын гомер телим. Ирешкән уңышларың дәвамлы булсын, киләчәгең бәрәкәтле, атачак таңнарың аяз, кояшлы булсын.

Гөлфинур Сәләхетдинова,

Борнак авылы