Автор

Казанның Себер трактында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк

Казанда 12 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр Себер тракты участогында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнәчәк. Чикләүләр газүткәргеч трассасын сузуга бәйле рәвештә кертелә.

Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, Себер трактындагы 48нче бина, 2нче корпус янындагы юлда хәрәкәт өлешчә ябылачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.