Автор

Александр Розенбаум «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде

Россиянең халык артисты Александр Розенбаум «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Бу турыдагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Артист Татарстан белән мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен әлеге бүләккә лаек булган.