Автор

Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы 340 мең доза вакцина кайткан

Бүгенге көнгә Татарстанның медицина учреждениеләренә гриппка каршы 340 мең доза вакцина китерелгән. ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев «Сайлау ноктасы» мәгълүмати үзәгендә узган брифингта шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Вакцина республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә дә таратылды. Ул барлык медицина учреждениеләрендә дә бар», – дип өстәде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.