Автор

Башкалада Россиянең танылган язучылары белән иҗади очрашу узды

Бүген ТР Язучылар берлеге бинасында «Китап поезды 2026» бөтенроссия проекты кысаларында танылган Россия прозаиклары Валерий Попов һәм Кира Грозная белән иҗади очрашу узды. Грозная билгеләп үткәнчә, федераль масштабтагы проект илнең төрле төбәкләреннән язучыларны берләштерә, дип яза «Татар-информ».

«Бу юлы без Сочига Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Ульяновск, Волгоград кебек станцияләр аша барабыз», – дип сөйләде язучы.

Аның сүзләренчә, «Китап поезды» төрле шәһәрләрдән килгән язучыларга бер-берсе белән танышырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, укучыларның яраткан язучыларын күрү мөмкинлеге туа.

«Төп максат — россиялеләрнең елына кимендә 12 китап укуы. Бу бик мөһим бурыч, шуңа күрә 50 язучы бу юлы да билгеләнгән маршрут буенча Россия шәһәрләре буйлап чыкты», – дип өстәде Грозная.