Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары церебраль параличтан интегүче алты яшьлек балага бик катлаулы операция ясаган. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев сөйләп үткән, дип яза “Татар-информ”.
Аяк мускулларының, йомшармыйча, даими рәвештә югары дәрәҗәдә тонуста булуы сәбәпле, малайга реабилитация уздыру, аны көндәлек карау бик авырга туры килгән. Табиблар, микрохирургия техникасын һәм нейрофизиологик мониторинг куллану нигезендә, арка миеннән аякларга кирәгеннән күп сигналлар җибәреп, мускулларга йомшарырга ирек бирмәгән конкрет нерв тамырларын табып, аларны кискән. “Акыллы” техника белгечләргә бик төгәл эшләү һәм нерв системасының барлык сәламәт функцияләрен саклап калу мөмкинлеге биргән.
Операция уңышлы узган. Табиблар операциядән соң беренче көннәрдә үк баланың аякларындагы тонусының кимүен билгеләгән. Хәзер малайны махсус реабилитация көтә: табиблар аның хәрәкәтләнү күнекмәләрен үстерү, мускулларын ныгыту буенча эшләячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Легенда мирового футбола Андреа Пирло отстранен от работы из-за связей с Россией
Неожиданный поворот: климатолог объяснила, почему Эль-Ниньо обманывает прогнозы
Зеленский предложил новый подход к мобилизации на Украине
Бывшую территорию завода «КамгэсЗЯБ» рассчитывают освоить под жилье за семь лет
Анастасия Макаревич вышла замуж на круизном лайнере