ТР Яшьләр министрлыгы Татарстанда яшь гаиләләр өчен яңа форматтагы торак программасы әзерли.
Ул ислам ипотекасы һәм процентсыз кредитлау принципларына нигезләнергә мөмкин. Бу хакта Тасс агентлыгы хәбәр итә.
Азат Кадыйров бу яңалыкны Россия — Ислам дөньясы: Казанфорум мәйданчыгында игьлан иткән.
Министр сүзләренчә, республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы инде 20 елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә 8 меңнән артык гаилә ярдәм алган, әмма тагын 3 меңгә якын гаилә әле дә торак мәсьәләсенә мохтаҗ булып кала.
«Без бу программага яңа тормыш бирергә телибез. Хәзер тәкъдимнәр әзерлибез, концепцияне яңача формалаштырабыз», — дип белдерде Азат Кадыйров.
Аның әйтүенчә, программаның нигезендә элек тә ислам ипотекасы элементлары һәм процентсыз кредитлау механизмнары булган. Хәзер исә әлеге юнәлешне тулысынча яңартып, заманча форматта тәкъдим итәргә җыеналар.
Министр шулай ук Татарстанда бүген яшьләргә һәм яшь гаиләләргә ярдәм итүче дүрт төрле программа эшләвен искәртте.
Яңа проект кабул ителгән очракта, ул яшь гаиләләр өчен фатир алу мөмкинлеген сизелерлек җиңеләйтергә мөмкин.

Для борьбы с фейками в Москве вводят ограничения на публикацию данных о терактах
Шац* назвал переезд в Израиль возвращением на родину
Премьер-министр Латвии Силиня подала в отставку
Кошкина запретила впускать маму в ее домик на шоу «Сокровища императора»
Нижегородский НПЗ ЛУКОЙЛа запустил строительство установки МТБЭ и новых технологических центров