XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 16 майда 18:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат чабышы һәм Халыкара жокейлар чемпионаты узачак.
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Программада Халыкара жокейлар чемпионаты Россия төбәкләреннән һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән иң яхшы спортчыларны җыячак. Россия (шул исәптән Татарстан), Төркмәнстан, Казахстан һәм Кыргызстан вәкилләре катнашачак, дип көтелә. Чемпионат жокейларның осталыгын һәм Россиядә ат спорты үсешен күрсәтү өчен яхшы мәйданчык булачак.
Ат чабышларыннан тыш, кунаклар өчен күргәзмәләр, тематик фотозоналар һәм күңел ачулар оештырылачак. Тамашачылар өчен трибуналарга керү ирекл.

Советы Игоря Березина: как избежать спонтанных покупок
Два человека пострадали при атаке БПЛА на вокзал в Брянской области
Наказание без преступления
В СК раскрыли подробности смерти двух татарстанцев в фонтане
В Казани на озере Изумрудное пройдет субботник в формате «Чистых Игр»