Авылда медпункт булу олы бәхеттер ул. Авырып киткән очракта да, көнкүрештә нидер эшләгәндә бармагың киселсә дә шунда йөгерәбез. Ә Теләнче-Тамак авылы халкы моның белән икеләтә бәхетле – ни өчен дисезме? Биредә күп еллар дәвамында табиб амбулаториясе эшләп килә.
Биредә нинди белгечләр хезмәт күрсәтә? Авыл халкы йөриме? Шуларны белү максатыннан, Телән-Тамак авылына юл тоттык.
«Иртән килгән булсагыз, кеше күплегенә шаккатыр идегез. Кем нәрсә эшли бит: анализлар тапшыралар, кан алабыз, кемдер терапевтка чиратка баса, кемдер йөрәген тикшертә, системалар куябыз, кемдер физиокабинетка бара. Амбулаториядә 15ләп төрле профильле хезмәткәрләр эшли. Анализларны Тукай район больницасына атнасына 2 тапкыр алып барып тапшырабыз. Билгеле, менә бүген үк, тиз арада кирәк була торган кан анализлары бар – аларын шул ук көнне эшлибез», – дип башлады сүзен гомеренең 48 елын медицинага багышлаган Гөлчәчәк Гыйззәтуллина.
Аннары сүзебезгә терапевт Илзирә Гарипова кушыла.
«Без Теләнче-Тамак авылына гына түгел, якын арадагы 18 авылга хезмәт күрсәтәбез. Чәршәмбе көне – безнең авылларда кабул итә торган көнебез. ФАПларга бик күп авыл халкы җыела. Гадәттә мондый кабул итүләрдә терапевт, акушерка, кардиолог, шәфкать туташлары кебек белгечләрнең ярдәме кирәк. Әби-бабайлар йөрәкләренә зарлана, күбесенең кан басымы югары була. Безне нык көтеп торалар алар. Инде рәхмәт укыйлар да, рәхмәт укыйлар. Авылларда бит хәзер күбрәк өлкән буын кешеләре яши. Чаллыга күбесе барып йөри алмый, андый мөмкинлек тә юк, сәламәтлек ягы да бик авыр. Шуңа да алар безне «күз карасыдай» саклап кына торабыз диләр», – ди терапевт.
Шул арада кабинетка Теләнче-Тамак авылыннан Ләйсән Ханова килеп керде.
«Мин үзем 1952нче елгы. Кан басымым югары, шикәр чире белән интегәм. Менә шунда килеп, рәхәтлек алып китәм диимме соң?! Биредә бит алтын куллы табиблар, шәфкать туташлары эшли. Килүем була, анализларны алалар, кан тапшырам, процедура кабинетына озатып ук куялар, анда уколлар һәм системалар алам. Берүк бу «бульнисебезне» бетермәсеннәр. Аннары без нәрсә эшлибез?» – дип борчуын белдерә амбулаториянең көндезге стационарына йөрүче апа.
Коридорлар буйлап барам. Каршыма физиотерапия буенча шәфкать туташы Резидә Фәйзуллина очрады. Шул арада физиокабинетка Теләнче Тамактан Тәлгать Фасыйхов кереп китте. Аның куллары һәм аяклары сызлап интектерә икән. Бераз шул авыртуларны җиңеләйтү максатыннан, физиокабинетка йөри. Чаллыда хастаханә һәм дәваханәләрдә мондый кабинетлар бар микән? Барысы да шундый пөхтә урнаштырылган, чисталык хөкем сөрә. Резидә Зиннуровнаның мөлаем елмаюыннан һәм матур итеп эндәшүеннән үк терелеп китәсеңдер, миңа калса. Физиоприборларны да саклык белән генә урнаштыра.
«Әле ярый шул кызлар бар. Бармак киселсә дә, йөгереп киләбез. Шул ук мизгелдә беренче ярдәм күрсәтәләр. Рәхмәт аларга», – дип куя процедураларга килгән Тәлгать абый.
Терапевт Илзирә Гариповадан башка авыллардан килүчеләр күпме соң дип, соравым булды, Яңа Бүләк авылыннан Сәлмән Әхмәтҗановны очраттым.
«Әлеге амбулатория кирәкме дигән сорау булырга да мөмкин түгел! Бу медицина учреждениесенә тел-теш тидерерлек түгел! Әле менә үзем көндезге стационарга язылдым да, процедуралар алып йөрим. Аның өчен Чаллыга кадәр йөрергәме хәзер? Беренчедән, безнең авыл җирлекләре шәһәрдән чагыштырмача ерак урнашкан, икенчедән, процедуралар алам дисәң, баштан хастаханәдә язылырга кирәк, аннары атналар буе чиратыңны көтәргә?! Алай булмый бит инде! Без бит хәзер яшәрә бармыйбыз… Ә монда киләсең, анализларыңны тапшырасың һәм, рәхим ит, бөтен кирәкле манипуляцияләрне башкаралар. Бу кызларга рәхмәттән кала сүз юк», – дип сөйләде миңа Яңа Бүләк авылы мәктәбендә күп еллар директор булып эшләгән Сәлмән Әхмәтҗанов.
«Амбулаториядә эшләгән табиблар да, шәфкать туташлары да бар авыруларны тигез күреп, барына да өлгереп беренче ярдәмне күрсәтәләр. Алар бит тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамастан, авырулар янына ашыгалар. Монда килеп керүгә үк, терелеп киткәндәй буласың», – ди Теләнче-Тамак авылыннан Ринат Мөхәммәдиев.
Моннан тыш Теләнче-Тамак авылы амбулаториясе Сәмәкәй, Иске Абдул, Яңа Бүләк авыл җирлекләре халкына да хезмәт күрсәтә.
«Без шул авылларда урнашкан балалар бакчасы сабыйларын да, мәктәп укучыларын да, Теләнче-Тамак авылының интернат-мәктәп балаларын да контрольдә тотабыз. Алар да безнең карамакта. Безнең учатокта 21 авыл менә. 560 бала исәптә тора, шуларның 230ы – Теләнче-Тамактан. Яңа туган сабыйларга патронаж үткәреп тору да безнең өстә. Яшь әниләр киләләр, аларга яңа туган сабыйны ничек карарга, ничек ярдәм итү буенча лекцияләр дә укыйбыз. Ай саен әниләр һәм бәбиләр килеп, сәламәтлекләрен тикшертеп китәләр, – дип аңлата миңа педиатр Нәзирә Хәйретдинова.
Табиблар һәм шәфкать туташлары дарулар белән генә түгел, җылы сүз, якты карашлары белән дә дәвалый. Ә Теләнче-Тамак авылы амбулаториясендә изге күңелле, ярдәмчел, үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, яратып башкаручы хезмәткәрләр эшли. Бу изге күңелле кешеләрнең куллары аша көн саен күпме авырулар уза, күпме кеше сихәтлек ала. Тәҗрибәле белгечләр буларак кына түгел, алар ягымлылыклары, йомшак мөгамаләре, сабыр холыклары белән дә авыруларның күңелен яулый. Олы йөрәкләре кешеләрнең сызлануларын да, борчылу-хафаларын да сыйдыра, тыңлый, аңлый белә. Чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары алар!

Тина Молодцова предупредила об опасных медузах на Пхукете
Поддержка науки в действии: молодые учёные получают жильё и новые возможности
Медики "Днепра" спасли семью после атаки ВСУ в Херсонской области
На улицах Москвы появилась сотня украшений к Пасхе
Минздрав Свердловской области приостановил выдачу смеси "Иннованта"