Автор

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин ВДВ медале белән бүләкләнде

Татарстан мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һава-десант гаскәрләренең «СВОга ярдәм иткән өчен» медаленә лаек булды.

Бүләкне махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм мәсьәләләренә багышланган киңәшмә вакытында тапшырдылар.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, медальне Гали Сибагатов хәрби часте командованиесе кушуы буенча тапшырган.

Камил Сәмигуллин фронтка ярдәм күрсәтүе, ватанпәрвәрлеге һәм фидакарьлеге, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм оештыруда шәхсән катнашуы өчен бүләкләнгән.

Бүләкне алганнан соң мөфти Россия мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән чираттагы гуманитар йөкне әзерләүдә һәм җибәрүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә кушты.

Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү юнәлешендә гуманитар акцияләр һәм башка чаралар үткәреп килә.