Автор

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы белем бирү учреждениеләрен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Тукай районындагы «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагерендә һәм Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбендә булды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәфәрнең төп максаты – Республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашу.

Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагере быел июльдә капиталь ремонттан соң ачылган. Биредә инде 600дән артык бала ял итеп өлгергән. Яңартылганнан соң объект ел әйләнәсе эшли торган яшьләр белем бирү үзәге статусына ия. Миңнеханов торак корпусларны, медицина пунктын, ашханәне карап чыкты. Ул биредә балалар өчен имин ял итү һәм зур чаралар үткәрү өчен барлык шартлар да бар, дип билгеләп үтте.

Лагерьда бу көннәрдә Татарстанның һәм Идел буеның иң зур студентлар форумнарының берсе – «Лига форум» уза. Республика Раисенә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы проектлары турында сөйләделәр.

2019 елдан 2026 елга кадәр республикада 62 балалар сәламәтләндерү лагере реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Быел яңарту программасына 19 лагерь кертелгән. Бу эш дәвам итәчәк, дип ышандырды Миңнеханов һәм балаларга яхшы яллар теләде.

Республика Рәисе Татарстан Студентлар лигасы коллективына рәхмәт хаты тапшырды.

Аннары ул Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбенә барды. Татарстан Рәисе сыйныф бүлмәләрен, лабораторияләрне, интерактив актлар залын, китапханәне, скалодромны һәм ашханәне карап чыкты, балаларны укыту программасы белән кызыксынды.