Автор

Росстат илдәге иң югары уртача хезмәт хакы түләнә торган тармакны атады

Россиядә иң югары уртача хезмәт хакы торбаүткәргеч транспорт өлкәсендә теркәлгән. ТАСС агентлыгы өйрәнгән Росстат мәгълүматларында шулай диелә.

Май йомгаклары буенча тармак хезмәткәрләренең уртача эш хакы 295 978 сум тәшкил иткән. Апрель белән чагыштырганда күрсәткеч сизелерлек арткан: бер ай элек торбаүткәргеч транспорт өлкәсендә уртача хезмәт хакы күләме 200 391 сум тәшкил иткән иде.

Шул рәвешле, бер ай эчендә тармакта уртача эш хакы 95,6 мең сумга диярлек арткан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.