Автор

“Хатын сине аңлый мени ул...”

Казаннан кузгалып китүгә автобус эчендә яңгырый башлаган тавыш Чаллы автовокзалына кадәр дәвам итте. Юк, ызгыш-талаш түгел, ә шофёр янындагы утыргычта бик көр кыяфәттә бертуктамый сөйләшеп барган ир-егетне күздә тотуым. Сизелеп тора: юлга чыгар алдыннан әйбәтләп кенә тамак чылатып алган. Шунысы бар: ул ямьсезләнеп сөйләшми, телендә сүгенү сүзләре дә юк. Кайбер автобуста пассажирлар өчен юл буе телевизор эшләп барса, бүгенге сәяхәттә телевизорны шушы ир алыштырырга җыенган диярсең. Аңлавымча, ул таныш шофёры янына “куян” булып кына менеп кунаклаган. Аның бертуктамый телефоннан сөйләшүен, өч сәгатьлек монологын (шофёрның ара-тирә сүз кыстырып баруын исәпкә алмасак) тыңлап баруга дучар ителгәч, язмыш китабының берничә бите минем дә күңелемә сызыла барды. Укучы гафу итсен, бу язмада эзлеклелек тә, аерым гына бер гыйбрәтле вакыйга да күзгә чалынмаска мөмкин...

- Әй, малай, үзебезнең якларга кайту соң! Казан-Казан дигән булалар, тик үзләре кайнашып ятсын әле шунда. Әллә нәрсә хатын сүзенә карап дөньяны кузгатасы иттем бит, дивана! Малай, мәктәпне бетергәч, шушында институтка кергән иде. Ай башлы ул минем, үземә охшаган... Хатынның җене купты: малай янында булабыз, бетте китте! Чаллыдагы өч бүлмәле яңа фатирны шушында бәкшәеп беткән ике бүлмәлегә алыштырып, күченеп килдек бит, да-а... Дивана дими ни дисең, соң ул малай өйләнсә, хатын артыннан каядыр китәм дисә, без дә ияреп йөрергә җыенабызмы инде? Эшем шәп иде, бергә эшләгән дуслар тагын! Андыйларны Казанда көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмыйсың. Минем өчен үлеп торалар. Әле менә шулар янына кайтып барыш. Хатын белән ачуланыштык та, кая киткәнне әйтми генә чыгып тайдым. Сабантуйда күрешкәч, дуслар бик ныгытып чакырды, берәр кайт әле, рәхәтләнеп гуләйт итәрбез, шашлык, бакча, мунча – барысы булыр дип өзелеп чакырдылар. Һии, хатын — хатын инде ул, сине сүгеп йөрүдән башканы беләме?! Авыр чакта таянырлык дуслар булсын ул, менә шул! Карале, син үзең Чистай ягыннан бит әле, әйме? Ту-ты, шулай дигән кебек иең шул! Вәт элек Чистай аракысына җитми иде, малай! Чын иде бит ул, эчәсең-эчәсең, бер чирләмисең. Хәзер бит юньле аракы бар дисеңме. Кайсын эчсәң, шунысы прәме исәрләндерә, соңыннан көчкә тереләсең. Сиңа соң, руль артында булгач, бик эләкмидер. Мин үзем эчәм инде. Юк инде, көн саен түгел, ялларда гына. Хатын шуның өчен пыр туза бит, “кеше төсле кансирт-театрына йөрер идек”, дип зарлана. Миңа көн саен театр. Ай, сагынам, малай, үзебезнең якларны сагынам, Чаллыны, бергә эшләгән дусларны сагынам. Шулар гына аңлый иде бит минем күңелдә ни кайнаганын. Хатын-кыз аңлый дисеңме ир-ат йөрәген. Шуңа да хатын-кыз бит ул... Тукта, мин дусларга шалтыратыйм әле, мунчаларын яга башласыннар!.. Әлү, Азат, ни хәлләр?! Мин инде, мин! Менә, сезнең янга кайтып барам! Теге чакны мунча, шашлык дип чакырган идегез бит, давай, төтенли башлагыз. Чын әйтәм, автобуста, Казанны чыктык инде. Нәрсә, авылда дисеңме? Җомга булса ни, авыл җомгада да, дүшәмбедә дә үз урынында инде ул. Ярар, ярар, нишләп үпкәлим... Синнән башка гына гуләйт итәргә туры килә инде. Хәзер Рамайга җыеп алыйм әле... Нәрсә, Рамай, друг, мине көтәсезме анда? Хәбәр итеп аны кем дә килә... Чын, кайтып бару... Сезнең янга инде. Ике кулны кесәгә тыгып, ну ничего, Чаллыда магазин бетмәгән. Син анда, ни, мунчаңны яга башла... Ничек эштә? Төнге сменада? Да-а, друг, тапкансың көнен... Кара, сине берәрсе алыштыра алмыймы соң анда?... Шулайдыр инде...

Черт, икесенең берсе буш түгел. Әйтеп кайтасы итмәдем шул, хатынга үч итеп, кисәк чыгып киттем бит. Төн буе энә өстендә йөрсен әле мин кайтмагач. Чаллыга китте дип башына да китерми инде ул... Ир-атның нигә эчкәнен аңлый мени ул хатын-кыз... Эчмәс җиреңнән эчәрсең. Менә синең айга күпме чыга? Утыз мең тирәсе дисеңме? Көн саен рейска чыгасыңмы?. Ә-ә, ике көн эш, ике көн ял... Алай дисәң ярый әле... Беркемгә бернинди закон юк бит хәзер. Бүрек урласаң, төрмәгә илтеп тыгалар, кеше үтерсәң, условно бирәләр. Малайлар белән очрашсак, рәхәтләнеп эчәбез дә шулай бар дөньясын сүгеп ташлагач, җиңел булып китә торган иде... Ризван өйдә микән, аның белән булса да гөрләшеп утырыр идек. О-о, Ризван. Сәлам, брат! Син эштә-мазар түгелме? Өйдәмени? Вәт шәп булды әле! Мин синең янга кайтып барам, давай, чәчәк тотып автовокзалдан каршыларга җыен. Шучу, шучу, чәчәк кирәкми, машинаң белән килеп җитсәң... Бер рәхәтләнеп чөкердәшеп утырырбыз дим. Бер кичкә кундырып чыгарырсың әле... Нинди кодалар килде? Соң, бик әйбәт, бергә-бергә күңеллерәк тә булыр... Ә-ә, бывает... Юк инде, нишләп үпкәлим... Давай, пока! Да инде, икенче юлы болай булгач...

Сүз куешканнар диярсең, берсе бер буш түгел... Миңа бит әле төн кунарга да кирәк, кесәдә пачти җил уйный... Без ничәгә, унберләргә кайтып җитәбезме?.. Слушай, халыкны төшергәч, син мине Орловка чатына илтеп куймассыңмы, ә? Урамда кунып булмый бит, авыл ягына кайтучы берәрсе очрамасмы дим. Алай йөреп булмый дисең... Авылдагы энекәшкә шалтыратып карыйм микән... Айрат, синме? Кара, әни синең янда түгелме ул? Булса, чыгып сөйләш әле... Мин Казаннан кайтып бара идём, шулай, төнгә калынды инде... Кара, син алай-болай мине каршыларга килсәң... Соң, йөз чакрым бу якка, йөз чакрым теге якка – яшь кешегә нәрсә инде ул... Эчтем дип, бар инде әзрәк. Син әнигә әйтә күрмә анда минем кайтканны. Әллә әле гел кире борылып китәрмен, борчылып тормасын. Болай да йөрәге беткән... Ярар, берәр нәрсә уйлармын әле. Мамадышны үтеп барабыз. Кая хәзер юл уртасында төшеп калыйм инде. Давай, давай...

Энекәшнең дә ачуы чыга, олы башың белән салып йөрисең, ди. Салса, көн саен түгел бит инде... Әйбәт малай ул безнең, әни янында шул яши хәзер. Әни, канишны, мировой кеше. Безнең әти әллә ничә ел урын өстендә ятты, малай, параличланган иде, аңы булды, теле – юк. Әни шуны эһ тә итми тәрбияләде, яныннан бер адым китмәде. Әти без бәләкәй чакта да шигырь яза торган иде, урынга калгач та, бармакларын көчкә кыймылдатып, гел шигырь язды. Әни шуларны әйбәтләп күчерә, район гәҗитенә дә җибәрә иде, китап итеп тә бастырып чыгарды. Яшерен-батырын түгел, әти яшь чагында кыркурак булды, эчеп, әнинең дә, безнең дә теңкәгә тигән чаклары күп иде. Шуңа күрә, урынга калгач, күрше-тирә әнигә: “Нәрсәгә дип шулай өзелеп тәрбиялисең аны, сау чагында бер тамчы кадереңне белмәгән кешене”, дип гел әйтә торган иде. “Балаларымның атасы, никахлы ирем бит ул, мин карамый кем карасын”, — дип авызларын каплады әни. Хатын-кызның чыдамлыгына шаккатырсың. Бер зарланмады, күз яшен күрсәтмәде әни. Мине дә талкып тора инде, эчмә, эчмә, дип күрешкән саен кабатлый. “Киленнең беркөн килеп сабырлыгы сынса, син кемгә кирәк булырсың, бомж хәленә калып, урамда каңгырап йөрсәң дә үзең генә гаепле булырсың”, дип, һаман саен минем хатынны яклый. Янәсе, мин эчеп кенә аның нервысын ашыйм икән.. Анысы да дөрестер инде... Тукта, малайдан белешим әле, нишләп яталар икән анда? Улым, ни хәлләр? Син өйдәме? Әниең нәрсә, һаман мине сүгәме?.. Тукта, зал ягына чык әле, минем белән сөйләшкәнне сиздермә, яме? Нишли дисең? Кыстыбый пешерә? Соң, мин ярата дип, кыстыбыйны кем яратмый... Мин ни... бүген кайталмыйм әле, шулай килеп чыкты... Иртәгә иртүк кайтам. Кайтам инде, кайтам. Чаллыда бит мин, чын инде, чын. Шулай килеп чыкты дим бит. Ярар, әниең борчыла башласа әйтерсең... Ярар, улым, ярар...

Хатын мин яраткан кыстыбыйны пешерә ди. И дивана да инде мин, дуслар дип чыгып китмәгән булсам, ятар идём хәзер йомшак диванда, кыстыбыйлы авызымны салфетка белән сөртә-сөртә... Слушай, брат, син Казанга кайчан, иртән китәсеңме? Мин шушында гына төн чыксам ярыйдыр бит, автобуста дим? Монда кеше җәфалап йөргәнче, синең белән кире кайтам да китәм. Хатынны әйтәсеңме? Өйгә кертми нишләсен ул, алай зверь түгел лә. Үзем карап-тәрбияләп үстергән күрше кызы иде ул минем, беләсең килсә. Авылда аңа җиткән чибәр, акыллы кыз юк иде. Үзем дә инде эчкән баштан дуракавәләйт итеп йөрим... Рәхәтләнеп кайнар кыстыбый ашап утырасы урында...