Башкортстан халык артисты Марат Яруллинның бер концерты вакытында күңелсез хәл булган: ул әле күптән түгел генә үзе белән дуэтлар башкарып, якыннан аралашып, дуслашып йөргән танылган җырчы Ильмира Нәгыймованың тавышыннан көлгән.
Ильмираның бер язылучысы социаль челтәрләрдә бу хәлнең видеосы белән уртаклашкан.
– Тавышының кемнекенә охшаш булуын һич аңламыйм – кайсыдыр артистныкын хәтерләтә. Йөз процентка Нәгыймованың. Карале син аның ничек туры килеп торуын! Бу тавыкның чыннан да моңы бар. Моң булгач, берни эшләтеп булмый, — дип көлә Яруллин сәхнәдә зур экрандагы тавык сурәте янында.
Югыйсә Ильмира Нәгыймова әле декабрь аенда гына Марат Яруллинны үзенең таянычы дип атаган, алар якыннан аралашкан, шулай ук дуэт белән җырлаган иде. Артистка бу хәлгә карата бернинди дә фикерен әйтмәгән. Әмма аның талантына мөкиббән китүчеләрнең Маратка бик нык ачулары кабарган.

В Кузбассе юноша получил срок за платные смайлики под постами террористов
Сербия отказалась поддержать антироссийскую декларацию саммита в Киеве
Каманцев исключил обязательные паузы на водопой в России
Губернатор Хинштейн: ВСУ атаковали инфраструктуру Льгова
Психотерапевт Крашкина предупредила о рисках подавления слез