Чаллы мэриясендә узган аппарат киңәшмәсендә махсус хәрби операция үткәрү белән бәйле гуманитар һәм ирекле эшчәнлек өчен бүләкләр тапшыру тантанасы узды. Бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
«Татарстан логистикасы һәм автоташу» коммерцияле булмаган партнёрлык ассоциациясе рәисе Михаил Левашов Россия Һава-десант гаскәрләре командующие урынбасары, генерал-майор Нариман Тимергазинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Махсус хәрби операциягә ярдәм иткән өчен» медале белән ирекле рәвештә хәйрия һәм гуманитар ярдәм күрсәткән өчен «Атл-Транс» компаниясе директоры Михаил Ревякин, «Семьсот дорог» транспорт компаниясе директоры Андрей Семиволков һәм эшмәкәр Олег Фролов бүләкләнде.
«Россия волонтёры» медале «КАМАЗ-Энерго» компаниясе машинисты Рәүф Низаметдиновка тапшырылды.
Мэриядә билгеләп үтүләренчә, бүләкләнүчеләр хәрби хезмәткәрләргә актив ярдәм күрсәтә һәм гуманитар ярдәм оештыруда катнаша, дип яза «Татар-информ».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Новые законы РТ вступили в силу
Бизнес готовит серые схемы: что будет, если запрет на мигрантов в торговле станет реальностью?
Орлов передал Путину книгу об операции советских разведчиков «Маки-Мираж»
Чаллыда СВОда катнашучыларга ярдәм иткән өчен бүләкләр тапшырдылар
РИА «Новости»: Два рейса из ОАЭ в Москву вылетят в понедельник