Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда яклар төбәкнең агросәнгать комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен техник яктан җиһазландыруны арттыру кебек темаларга кагылды.
Кичә Татарстанның Питрәч районында Рөстәм Миңнехановка «Росагролизинг» акционерлык җәмгыятенең Машина-трактор комплексын булдыру проекты тәкъдим иттеләр. Комплекс республика аграрийларын һәм юл-коммуналь хуҗалык предприятиеләрен югары технологияле техника белән тәэмин итәчәк.
Бүген Татарстан Рәисе «Хвоя» АҖ акционеры (һәм Экспобанкның төп акционеры) Игорь Ким белән ел әйләнәсе эшли торган «Казан Марина» курортын төзү проектын тормышка ашыру өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.

Для борьбы с фейками в Москве вводят ограничения на публикацию данных о терактах
Шац* назвал переезд в Израиль возвращением на родину
Премьер-министр Латвии Силиня подала в отставку
Кошкина запретила впускать маму в ее домик на шоу «Сокровища императора»
Нижегородский НПЗ ЛУКОЙЛа запустил строительство установки МТБЭ и новых технологических центров