Татарстанның халык фронты махсус операция зонасында хәрби бурычлар үтәүче «Тимер» батальонына өч транспорт чарасын тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, алгы сызыкта транспорт бүлекчәләрнең оперативлыгын һәм мобильлеген тәэмин итү өчен зур әһәмияткә ия. Машиналар йөк ташу, шәхси составны бер урыннан икенчесенә күчерү һәм катлаулы кыр шартларында эшләү өчен файдаланыла.
«Автомобильләр өчен зур рәхмәт, машиналар әзер, техник хезмәт күрсәтелгән. Иртәгә егетләр юлга кузгала», — дип хәбәр итте «Тимер» батальоны хәрбиләре.
Халык фронтында хәрбиләрдән заявкалар кабул итү эше дәвам итә, дип искәрттеләр. Адреслы ярдәмнең бүлекчәләргә оператив рәвештә һәм урыннардагы реаль ихтыяҗларга карап күрсәтелүенә аерым игътибар бирелә.

В Кузбассе юноша получил срок за платные смайлики под постами террористов
Сербия отказалась поддержать антироссийскую декларацию саммита в Киеве
Каманцев исключил обязательные паузы на водопой в России
Губернатор Хинштейн: ВСУ атаковали инфраструктуру Льгова
Психотерапевт Крашкина предупредила о рисках подавления слез