Автор

«Балбаллар» һәм Нурбәк Батулла: аңласагыз да, аңламасагыз да, карагыз

«Балбаллар» һәм Нурбәк Батулла: аңласагыз да, аңламасагыз да, карагыз

Ниһаять, «Аркадаш» проектының «Аваздаш» фестиваленең бер спектакле Казанга килеп җитте һәм Камал театрының Универсаль залында төпләнде. Физик театр жанрындагы «Балбаллар» спектакле «кунак спектакль» тамгасы белән ике көн рәттән театрда күрсәтелде, март аена да ике көн куелган.

Бу тамашаның башында татарның уникаль Нурбәк Батулласы тора. Ул бу тамашаны уйлап табучы да, режиссёры да, биюләрне куючы хореограф та.

«Балбаллар» дигәч, аны татарча сүз дип кенә кабул итеп: «Это медовый мёд?» – дип тәрҗемә итүчеләр дә булды. Юк, юк, җәмәгать, бу борынгы төрки скульптуралар, оештыручылар сүзе белән әйтсәк, болайрак яңгырый: «Балбаллар гаҗәеп серле тораташлар, алар ташка әверелгән батырларның сыннары-һәйкәлләре, кайсыларыдыр ки мең еллар дәвамында дала-ватан сагында торалар кебек. Ни сәбәпле аларны ясаганнар? Бүген әйтүе бик кыен. Нурбәкнең фикеренчә, бу таш сыннар һәлак булган баһадирларның рухына куелган».

Балбаллар буенча интернетта актарынып утырганда төрле версияләр табарга буладыр, иң мөһиме – борынгы бабаларыбыз безгә шундый сәнгать әсәрләре калдырган.

Кайчандыр әтисеннән – Батулла агадан ишеткән бу балбаллар тарихы Нурбәкне гел борчып, дөресрәге, иҗатка дәртләндереп торган. Ниһаять, Туфан Имаметдинов брендына ышаныч белдереп, «Татнефть» компаниясе аның «Аркадаш» проектын финансларга теләк белдергәч, аның командасының талантлы иҗатчысы буларак, Нурбәкнең әлеге хыялы кабаттан баш калкыткан һәм ул, Аллаһка тапшырып, эшкә алынган. Зур кастинг үткәреп иң талантлы җиде биючесен сайлап алып команда эшкә тотынган... Жанры – физик театр.

  • Физик театр – театраль тамашаның бер төре, сюжет тасвирлавын физик хәрәкәтләр аша белдерә.
  • Хореограф: Нурбек Батулла, композитор: Ислам Вәлиев, скульптор: Әлфиз Сабиров, ут куючы рәссам: Эмиль Авраменко, костюмнар буенча рәссам: Алиса Гулканян. Биючеләр: Артур Әминов, Диләрә Гәрәева, Илья Леонов, Ольга Шмарина, Регина Хафизова, Софья Вәлиуллина, Эдуард Хәбибуллин.

Нурбәк Батулла спектакль турында (фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә): «Балбаллар» турында сөйләү өчен балбаллар турында аңлатып үтәргә кирәктер. Мин алар турында әтидән балачактан ук ишетеп киләм. Алар безгә мең еллар аша килеп җиткән, һәм әлеге сәнгать әсәрләренең шулай килеп җитә алуы мине гаҗәпләндерә. Үзләре сәнгать әсәре итеп карамаса да, безнең күзлектән сәнгать әсәре кебек күренә. Беренче сынчылар шулар түгелме? Образлы итеп әйтсәк, Бакый ага да шуларның дәвамчысы түгелме икән? Беренче сынчыларыбыз аларга нинди мәгълүмат яшергән икән? Нинди генә дәүләтләр үзгәрмәгән, нинди генә режимнар алышынмаган... Балбаллар меңьеллыкларны узып, җилләр-давылларга, яңгырларга түзеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Без аларга тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмибез кебек тоела. Өйрәнә башлагач, мәгълүматның бик фәкыйрьлеген, бер бөртек мәгълүматның төрле чыганакларда кабатлана икәнен күрәсең... Нәрсә шифрланган икән аларда? Алар бер генә түгел, йөзләгән спектакльгә, романнарга, шигырьләргә, киноларга лаек... Без бу фестиваль белән нинди орлыклар чәчәрбез икән? Без аны әле аңлап та бетермибездер...»

Спектакьнең премьерасы «Аркадаш» фестивале кысаларында Әлмәттә – Әлмәт татар дәүләт драма театры залында булды. Тамашачы аншлаг белән караган диләр – бары тик яхшы кайтавазлар гына ишетелде, афәрин!

Ниһаять – Казан. Данлыклы Камал театры залы!

Сүз уңаеннан, Әлмәттә фестиваль барышында планнар башкачарак та булган булса кирәк, чөнки проектның җитәкчесе, продюсеры Туфан Имаметдинов: «Без «Бакый»ны Камал театрының зур сәхнәсенә алып килербез – әле алар үзләре бу турыда белми. «Бакый»ның барлык катнашучылары Казанда – монда күрсәтү уңайлы булачак...», дигән иде.

  • «Бакый» – Бакый Урманче шигырьләренә Эльмир Низамов музыкасы белән барлыкка килгән спектакль.

Соңгы яңалыкларга килсәк, планнар бераз үзгәрәк. Әлеге хорлы-хореографик тамаша, дөресрәге, хор картиналары, 22 февральдә Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы залында узачак. Дөрес, хореографик компонентсыз гына (димәк, картиналарсыз гына хор) – ягъни, Вагнер биеп тормаячак.

  • Әлмәттә – Ачык остаханәләр мәйданчыгында — түргә постамент куеп, анда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының иң чибәр биючесен – Вагнер Карвальоны (театрның балет труппасы премьеры, Бразилиядән килгән. Татарстанның атказанган артисты. Аны «Шүрәле» балетында Шүрәле партиясендә дә күрергә мөмкин) бастырганнар иде. Ул ялангач (диярлек) һәм тәненә гипс сыланган килеш һәйкәл кебек катып басып торды. Аннары Миләүшә Тәминдарова җитәкләгән ТР Дәүләт хоры җыры астында хәрәкәтләнә башлады.

Әмма бүген сүз бердәнбер Вагнер Карвальо хәрәкәтләре турында түгел (кызганыч, әлбәттә), ә җиде егет һәм кызның «бәргәләнүләре» турында.

«Балбаллар» спектакле 50 минут барды. Әмма спектакль башланганчы биючеләр кимендә 10 минут (мин күргән өлеше) бер урында йөгергән шикелле хәрәкәтләнеп торалар иде инде.

Менә тамаша башланды, өстән балбал төште...

Балбалны скульптор Әлфиз Сабиров ясаган. Премьерада алар өчәү булган ди (Әлфизләр түгел, ул ясаган балбаллар), Казан сәхнәсендә берсе генә калган. Ни өчен сценографик концепция үзгәрүе турында аңлатучы булмады, гәрчә спектакльне Әлмәттә дә, Казанда да караган кинорежиссёр Илшат Рәхимбай бу сорауны бирсә дә.

Әлбәттә, моңа карап әсәрнең сюжетына зыян килмәде... дисәм... сюжет бармы соң? Монда башка формат – һәр тамашачы биючеләрнең хәрәкәтләрен, музыканы, күктән төшкән балбалны, утны бер ноктага төйнәп (күңеленнән) үз сюжетын тудырырга тиеш. Тудырмаса, карап кына утыра – биючеләр, чыннан да, профессиональ – баш миен азапламыйча карап кына утырып та ләззәт алырга мөмкин. Чөнки залда тамашачы алдында барган тамашаның либреттосы юк (бу сезгә балет түгел, физик театр). Яки үз сюжетыңны уйлап табасың, яки сюжетсыз каласың – аны сиңа беркем дә китереп бирми.

Мин сюжет уйлап, мәгънә эзләп азапланмыйча, биючеләрнең хәрәкәтләреннән ләззәт алу юлын сайладым. Башта җенесләре дә аерылмаган, барысы да бер төрле (һәм бер дәрәҗәдә талантлы) булып күренгән биючеләргә соклану белән чикләндем. Дөрес, берсе балбал рәвешле чүпрәк курчакны әүмәкли һәм шуның белән бәргәләшә (!) башлагач, хәтер тирәнлегеннән «Өтүкән» баш калкытты.

  • Моннан 7 ел элек Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина «Өтүкән» перформансын эшләгән иде. Кайчагында хәтер төпкеленнән баш калкытып күңелне җылытып куя ул спектакль – яраткан идём мин аны. «Җир үзәге үксез дала, Ул далада учак яна, Ул далада, җилдән кала, кемдер Чорлар аша дәшә ала...» дип Йолдызның пышылдап диярлек дәшкәненә кадәр хәтердә. Ә ул вакытта сәхнәдә көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин көрәш фәлсәфәсе турында сөйли. Залдагы келәмдә – ике «көрәшче» — Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев. Көрәшәләр. Аннары балбаллар белән күнегүләр диимме...

«Балбаллар» хореографик спектаклен сүз белән тасвирлап тормыйм. Тамаша үзе бер бүлек булса, фикер алышу форматы Туфанчылар (Туфан Имаметдинов командасы) өчен спектакльнең икенче кисәгенә тиң – анысы тамашачының ялтырарга теләве, биючеләрнең бушануы иде. Фикер алышулар балбалларның асылын онытып, «медовый мёд»ка әверелдерә алган тамаша инде ул, уйлап баксаң.

Фикер алышуга калган тамашачы физик театрны карап берни дә аңламаса да, моның нормаль хәл булуын аңлап, аңламаучыларның байтак булуына тынычланып кайтып китә ала. Ә инде хәрәкәтләр аша үз композициясен төзи алса – афәрин!

ххх

«Аркадаш» һәм «Аваздаш» проектларының башка әсәрләре турында да берничә сүз. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина фестиваль кысаларында Камал театры артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина белән бергә «Мин түгел» дип аталган спектакль (шигъри роман) чыгарган иде. Аны «Моң»да кабатланыр, хәтта репертуарга керергә мөмкин дигәнрәк сүзләр яңгыраган иде.

Йолдыз Миңнуллина үз сәхнә әсәрен ике шагыйрь – Хәсән Туфан белән Клара Булатованың легендар мәхәббәт тарихы турында уйланып эшләгән иде. «Ул бу тарихны ике шагыйрьнең шигырьләре, көндәлекләре нигезендә язган, әлбәттә, әсәрдә үз шигырьләре дә бар. Шигъри гурманнар кайсы кем шигыре икәнен танып, шул белгәнлекләренә горур булып утырганнардыр инде. Мин андый ук белемем белән мактана алмыйм, хәер, бу очракта кирәк тә түгелдер, минем өчен ул – кисәкләнмәгән камил бер әсәр – шигъри роман иде. Шушы гүзәл шигърият Зөлфия Рәүпова музыкасы белән өртелеп, Нурбәк Батулла пластикасы белән җанландырылып, гаҗәеп бер шигъри спектакльгә әверелгән. Шулай итеп, Искәндәр белән Тәнәкә риваяте туган».

Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, «Кабатланыр микән бу кичә» дип көтсәгез, хәбәр итәм — әмма спектакль Казанда күрсәтелмәячәк. Белмим, сәбәбен белмим, әмма спектакльне репертуарга кертерлек дәрәҗәгә җиткереп эшләп бетермәгән өчен (сәбәбе шул булса) Йолдыз Миңнуллинаны да, аның ике артистын да күңелемнән генә булса да, образлы итеп әйтсәк – «салып суктырасы килде».