Автор

Районда үзәкләштерелгән бухгалтерия оешуга быел 1 февральдә 20 ел тула

Шул уңайдан, бу өлкәдә хезмәт куючыларның ниләр белән шөгыльләнүләре, аларның эш принциплары, өстенлекләре барлыгы белән кызыксындык.

Үзәкләштерелгән бухгалтерия – ул берләштерелгән структура. Төп функцияләр буларак, аңа үз канаты астында булган берничә оешманың бухгалтерия эшләрен алып бару, исәп-хисап, финанс контролен һәм отчетларны әзерләүне бер җирдә гамәлгә ашыру йөкләнгән. Хисапчылар төркеме барлык бухгалтерия хисабын алып бара, ягъни керем-чыгымнарны терки, “проводкалар” үткәрә, товар-материаль кыйммәтләрне исәпкә ала, документларны эшкәртә, хезмәт хаклары саный, закупкалар башкара, барлык отчетларның вакытында китүен тәэмин итә, салымнарны исәпли, статистика отчеты тапшыра һәм башка бик күп төрле операцияләр башкара.

Үзәкләштерелгән бухгалтерия коллективы “Сарман” газетасын даими алдыручылар исемлегендә тора. Аларга атна саен район газетасын илтеп бирсәк тә, моңа кадәр эшләренең асылы белән кызыксынган булмады. Бу юлы, максатчан барып, һәр бүлектә булып, белгечләр белән аралашып чыгарга уйладык.

Яхшы хисапчыдан кәһвә һәм компьютер исе аңкырга тиеш, дисәләр дә, һәр кабинетта үзләренә генә хас җыйнаклык, эш атмосферасы, үзара мөнәсәбәт сизелде.

- Бухгалтериягә эшкә мин 2011 елда килдем. 2016 елны без бу бинага күчендек. Моңа кадәр аерым эшләгән спорт, мәгариф, мәдәният бүлекләре бухгалтерияләре үзәкләштерелде. Бүгенге көндә оешма 101 юридик зат белән эшли. Шул исәпкә 22 авыл җирлегенең советлары һәм башкарма комитетлары, 19 мәктәп, 20 балалар бакчалары керә. Шулай ук мәгариф бүлеге, исәп-хисап палатасына да хезмәт күрсәтелә. Урынбасар булып эшләгән җирдән 2019 елда мине җитәкче итеп билгеләделәр. Бүгенге көндә коллективта 7 бүлек эшли, аларда 37 кеше хезмәт куя. Һәрнәрсә күп көч таләп итә, зур хезмәт сорый, күпме исәп-хисап ничәмә-ничә кул аша үтә. Җаваплылыгы да югары. Бухгалтерияне кеше организмындагы кан йөреше белән чагыштырыр идём мин, – диде Хәмзә Фирдәвес улы.

Аның урынбасары Ләйсән Сибгатуллина 2019 елдан баш хисапчы вазифаларын башкара. Барлык отчетларның дөреслеген тикшерүче, бүлекләрнең дебет һәм кредит чагышуын барлаучы, булган хаталар өчен дә җавап бирүче ул.

Икътисад бүлеге

Беренче булып эш нәкъ менә шушыннан башлана. Бүлек җитәкчесе булып 2016 елдан Надежда Дмитриева эшли. Ул 2013 елда мәгариф бүлеге бухгалтериясенә эшкә килә. “Бездә сан да сан инде”, — диде ул, елмаеп. Акча “движениеләре”, тарификацияләр, акча табу, лимит әзерләү, шуларны электрон магазинга кую кебек эшләрне әлеге бүлекнең хезмәткәрләре Ләйсән Солтанова, Гөлнара Гайнулова, Рәмилә Хафизова, Гөлназ Зыятдинова белән бергәләп башкаралар.

Туклану һәм ата-аналар кертемнәрен исәпләү бүлеге

Бүлек җитәкчесе Рушания Фазуллинаның хезмәт тәҗрибәсе зур. Ул бухгалтерия өлкәсендә 1997 елдан эшли. Хезмәттәшләре Рәмзилә Әбдикаирова һәм Кифая Солтанова белән бергә алар мәктәп, балалар бакчаларында туклану исәбен алып баралар, бакча өчен түләүләрне контрольлиләр, салым, статистика хисаплары башкаралар.

Тәэмин итүчеләр белән эшләү бүлеге

2016 елдан бүлекне Гүзәл Фәрлукшина җитәкли. Ул бу системада 2006 елдан эшли. Аның кул астында хезмәт куючы Ләйсән Фазуллина, Гүзәл Гыйләҗева, Тәслимә Гыйззәтуллина, Гүзәл Юнысова да – үз эшләренең осталары, тәҗрибәле хезмәткәрләр. Аларның бүлмәләрендә гөлләр күп булуы күзгә ташланды. Хисапчыларның төп вәкаләтенә килешүләр белән эш алып бару керә. Документларның вакытында китүе, теркәлүе, дөреслеге, программага утыруы нәкъ менә шушы бүлек хезмәтенә бәйле. Оешмаларга кайткан китапларны, башка әсбапларны да әлеге бүлек хисапчылары учетка алалар, яңа биналар төзелешенең бүленешләре дә монда эшләнелә.

Авыл җирлекләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген исәпкә алу бүлеге

2022 елдан бүлекне Раилә Харисова җитәкли. Гөлнара Хәсәнова, Гөлнур Гайнемөхәммәтова һәм Гүзәлия Миңнебаева белән берлектә 22 авыл җирлеге советына һәм башкарма комитетына хезмәт күрсәтәләр. Җирлекләргә кайткан һәрбер техника, материаль-запас частьләр, бензин биредә исәпкә алына, хезмәт хакы, үзара салым акчалары нәкъ менә шушы бүлек аша уза.

Финанс исәбен алу һәм исәп-хисап бүлеге

Әлеге бүлектә аванс отчетлары, түләүле хезмәтләр, командировкаларга, олимпиадаларга, ярышларга, бәйгеләргә бару чыгымнары исәпләнә.

Бүлек җитәкчесе Гөлшат Хөснетдинова белән бергә Рүзилә Фәрхетдинова һәм программист Артур Шәяхмәтов хезмәт куялар.

Хезмәт хакын исәпләү бүлеге

Бу бүлекне, мөгаен, һәркем яратадыр, чөнки биредә кеше хезмәте бәяләнә. Ул 2016 елда оешкан. Җитәкчеләре Гөлнара Гәләүтдинова – беренче көннәрдән хезмәттә. Биредә мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре хезмәткәрләренең хезмәт хаклары исәпләнә. Сәрия Зарипова, Наилә Шәехова, Гөлнар Шәяхмәтова, Ландыш Афзалетдинова, Айгөл Мөхәммәдиева – үз эшләренең чын фанатлары.

Акча күчерү бүлеге

Барлык кабинетларда эш төгәлләнгәч, соңгы ноктаны менә шушы бүлек хезмәткәрләре куялар, ягъни акча күчерү башкарыла. “Акча сорау бүлеге инде бу. Бөтен кеше, “акча күчтеме әле”, дип кызыксына торган бүлмә”, — дип көлештеләр әлеге бүлекнең мөлаем кызлары.

Бүлек җитәкчесе Гүзәл Шәкүрова үз вазифаларын 2016 елдан башкара. Бүлек хезмәткәрләре Гөлнара Фәрхетдинова, Роза Сәетмөхәммәтова, Гөлшат Фәретдинова, Рүзилә Юнусова – еллар дәвамында чыныгу узган тәҗрибәле хисапчылар.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булган Рәмилә Абзалова, Гамбәрия Сабитова да бухгалтерия оешкан беренче көннән хезмәт куйганнар.


Үзәкләштерелгән бухгалтериянең өстенлекләре:

- һәр учреждениегә аерым бухгалтер хезмәте кирәкми,

- барлык оешмалар өчен бер үк кагыйдәләр һәм хисап системасы кулланыла,

- хисапчыларны югары квалификацияле белгечләр тәшкил итә, алар бары тик билгеле эш белән генә шөгыльләнәләр.