Автор

«Миңа да мунча кадәр генә йорт салыйк әле...»: Туфан Миңнуллинның «яшерен» өен таптык

«Миңа да мунча кадәр генә йорт салыйк әле...»: Туфан Миңнуллинның «яшерен» өен таптык

Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның Биектау районы Кече Битаман авылында да йорты булганын бик азлар гына беләдер. Хәзер шуны белүчеләр рәтендә «Интертат» хәбәрчеләре дә бар.

Очраклы гына белдек бу хакта. Татар драматургы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар һәм Россия театр әһелләре берлекләре әгъзасы Данил Салихов янына әңгәмә корырга барган җирдән. Әле менә хәзер уйланып йөрим: ун ел элек, 2016 елның июнендә, Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланган корылтай эшен яктырткан идём. Һәм ун елдан шул язучының өенә барып утыр әле син! Хезмәттәшем: «Данил абый Битаманда нихәл яшәп ята икән» диюе булды – чыгып та киттек.

Данил абый капка төбеннән каршы алды, ишегалдына уздык. Үз йортларыннан бераз читтәрәк үскән алмагачның зур ботагы алмасы күплегеннән сыгылып җиргә төшкән. Әйтерсең, безне шулай «баш иеп» каршы ала. Ә алмагач кечерәк кенә бер агач йортның ишек төбендә үк ята. Юк, бу Данил абый йорты түгел. «Менә бу Туфан абыегызның өе, аның монда да йорты бар иде», – ди Данил абый һәм без, гаҗәпсенгәннәрне, тизрәк җавап белән канәгатьләндерим дигән кебек, өйнең биредә калкып чыгу тарихын сөйләргә ашыкты.

Баксаң, Данил абыйның хәләл җефете Рәмзия апа да Туфан Миңнуллин белән бик яхшы таныш булган икән: алар «Сәхнә» журналында бергә эшләгәннәр. Рәмзия апа анда бухгалтер булган.

Туфан абый белән дуслар идек без. Аның туган якларына да кайтып язып ята идек. Ул миңа кунакка килгәч, менә шушы җиргә бик сокланды. Безнең йорт төзелеп бетеп ятканда: «Әйдә, миңа да мунча кадәр генә йорт салыйк әле, монда язып ятарга», – диде. Менә шулай аңа дип матур гына йорт төзеп куйдык.

Аның истәлеген бик саклыйбыз. Мин монда ике тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинарын үткәрдем. Аннары ул конференция туган ягына күчте. Ул безгә, бердән, горурлык та, республикада гына түгел, россиякүләм әдәбият өлкәсендә «ат уйнаткан» абзый, көчле шәхес, зур сәясәтче бит инде ул. Күңелле иде аның белән яшәүләр. Үләсе елны 1 майда ул Рәмзия апагызга: «Шушы йортыма киләм әле, кирәк-яраклар китерәм», – дигән булган. Ә икенче көнне инде вафат булды, мәрхүмә Зимфира (Гыйльметдинова – ИТ. иск.): «Туфан абый китеп барды бит», – дип шалтырата, ә без көтеп ятабыз. Әй, үлеп китте шул, рәхәтләнеп бергәләп яши алмадык, шушында язып ятырбыз дигән идек, – дип көрсенеп куйдылар Данил абый.

«Бу йортны Зимфира карап тора иде. Ул да юк шул», – дип сүзгә кушылды Рәмзия апа.

Менә шулай без «Туфан абыйны гаиләсеннән башка тагын шулай Данил абыйларча якыннан тоеп яшәүчеләр кемнәр бар икән» дигән уйлар белән Данил абый ихатасындагы Туфан Миңнуллин йортына уздык. Анда стенада – Туфан абыйның шушы йортта төшкән фотосурәте, иң якын дуслары, иптәшләре белән төшкән башка фотосурәтләрләр дә бар. Керүгә почмакта Туфан абыйның күлмәге истәлеккә эленеп куелган. Һәм өй эченә кипкән тәмле каен миллеге исе таралган. Рәхәт, гел керәсе килеп тора торган җир, кыскасы. Ә йорт тирәли чәнечкеле барбарис куаклары үсә, гүя, Туфан абыйның якты истәлеген барлык төр золымнан саклый…

Данил абыйда кунакта тагын ниләр турында сөйләшкәнне, Данил Салиховның нинди ир, ата һәм бабай булуы, Рәмзия апа белән танышу тарихлары турында «Интертат»та алга таба әңгәмә дөнья күрер. ИншәАллаһ. Күзәтеп барыгыз!