Автор

Татарстанга аномаль эсселек якынлаша: синоптиклар 16-22 майга кисәтү игълан итте

Иртәгә республикада һава температурасы урыны белән +31 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Гидрометеоүзәк шул сәбәпле кисәтү игълан итте: ул 16-22 май аралыгында гамәлдә булачак. Бу көннәрдә тәүлеклек уртача температураның нормадан 9-11 градуска югарырак булуы күздә тотыла.

16 майда республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11, урыны белән 14 метрга кадәр тизлектә җил. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +26...+31 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +12...+17 градус.

Иртәгә Казанда да шундый ук һава торышы көтелә. Көндез +28...+30, төнлә +15...+17 градус.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең кушымтасында Татарстанда яшәүчеләргә ачык төстәге җиңелчә киемгә күчәргә, башка кияргә киңәш иткән. Шулай ук эссе сукмасын өчен, эсседән йөрәк эшчәнлегенә зыян килмәсен өчен суны күбрәк эчү тәкъдим ителә.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында – 18-19 майда шундый ук һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз. Көндезге сәгатьләрдә +27...+32 градус.