Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булды.
Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың төрле районнарыннан килгән сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Бәйрәм концерты башланыр алдыннан, сәхнәгә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары, Җиңү байрагы чыгарылды, дәүләт гимннары яңгырады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Чын күңелемнән Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм. 9 Май – барыбыз өчен дә изге көн. Ул – батырлык, горурлык һәм мәңгелек дан бәйрәме. Иң авыр шартларда да халкыбыз ныклык күрсәтте. Җиңү өчен бөтен ил көрәште», – дип билгеләде ул. Рәис ассызыклап узуынча, Татарстаннан фронтка 700 меңнән артык кеше киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмаган. – Сугыш кырларындагы кыюлыгы, хезмәттә фидакарьлеге белән җиңүче буын мәңге йөрәкләрдә калачак», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм бер минут тынлык игълан итте.
«Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан мөһим тыл үзәкләренең берсе булды, республикага 70 тән артык предприятие эвакуацияләнгән. Авыл хезмәтчәннәре армияне һәм халыкны барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, медицина хезмәткәрләре яралыларның гомерләрен саклап калган. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» Бу лозунг бар халыкны берләштерде. «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме югары бәяләнде. Татарстанда андыйлар – 27. Күп еллар узуга карамастан, Татарстан предприятиеләре хәзер дә илебезнең хәрби потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүен дәвам итә. Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде», – диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренең бабаларының эшен лаеклы дәвам итәләр. Аларның якыннарына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Кайгырту һәм ярдәм итү – ышанычлы тыл ул, аннан башка җиңү мөмкин түгел», – дип мөрәҗәгать итте ТР Рәисе махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның якыннарына.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук гамәлдәге хәрбиләргә югары дәүләт бүләкләре тапшырды.
«Батырлык ордены» (үлеменнән соң) ефрейтор Андрей Инокентьевның тормыш иптәше һәм улларына тапшырылды.

Минниханов поручил обеспечить заботу и помощь ветеранам ВОВ
В Кузбассе изъяли 5 кг наркотиков, которые везли на продажу
Минобороны РФ: ВСУ 1365 раз нарушили режим прекращения огня
Двух экс-министров обороны Китая приговорили к смертной казни
Вся республика под ударом - сразу в семи городах Татарстана введен режим угрозы атаки БПЛА 08/05/2026 – Новости