Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларына саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.
12 май илебездә Халыкара шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне нәкъ менә шәфкать туташларының эшен беренчеләрдән булып оештыручы Флоренс Найнтингейл туа. Ул Кырым сугышы вакытында солдатларга ярдәм итә.
Шәфкать туташларының эше күпкырлы. Алар медицина ярдәме күрсәтүдән тыш, авыруга дәвалану барышында үзләренең мөгамәләсе белән савыгырга да булышалар. Шуңа да шәфкать туташларына карата әсәрләр, җырлар иҗат ителүе дә гаҗәп түгел.
Россиядә беренче тапкыр шәфкать туташларының эше Пётр I заманында оештырыла. Ул вакытта алар башлыча хәрбиләргә ярдәм күрсәтү эшен башкаралар. Әмма бөек полководчы вафат булганнан соң, шәфкать туташларының эше туктала. Бары XIX гасырда гына аңа янә ихтыяҗ туа башлый. Бүген исә медицина учреждениеләрендә әлеге кешеләрдән башка эшчәнлекне күз алдына да китерү мөмкин түгел.
Бәйрәм уңаеннан шәфкать туташларыбызга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, хөрмәтле һәм чын мәгънәсендә шәфкатьле булуларын телибез.

Вина из коллекций Наполеона, Николая II и Сталина выставит Грузия на аукционы по всему миру
Адвокат Яна Малева: россияне смогут вносить до 6 записей в паспорте
МВД России привлекло к ответственности жителей ДНР за экстремизм
Янник Синнер пройдёт медосмотр после неудачи на "Ролан Гаррос"
WP: Суд Кении отверг размещение больных Эболой из США