2027 елда эш һәм бәйрәм көннәре календаре проекты басылып чыккан.
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы Max та 2027 елда эш һәм бәйрәм көннәре календаре проектын бастырды.
Киләсе елда россиялеләр биш тапкыр өчәр көн ял итәчәк — февральдә, мартта һәм июньдә, шулай ук майда ике тапкыр.
Ноябрьдә дүрт көнлек яллар булачак. Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн дәвам итәчәк.
Күчерүләрне исәпкә алып, 2027 елда ял көннәре түбәндәгечә булачак::
2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр;
21 февральдән 23 февральгә кадәр;
6 марттан 8 мартка кадәр;
1 майдан 3 майга кадәр һәм 8 майдан 10 майга кадәр;
12 июньнән 14 июньгә кадәр;
4 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр;
2027 елның 31 декабре.

Зеленский ввел санкции против экс-главы своего офиса Богдана
В Татарстане отменили режим беспилотной опасности
С мая изменятся нормативы на воду и отопление: кому придется платить больше
Солдат ВСУ отказался выполнять приказ и получил «стрелу в колено»
В Красноярском крае семилетний мальчик утонул в реке, прыгая по бревнам