Бу көннәрдә һәлакәтләр теркәлә.
19 апрельдә 13.00 сәгатьләр тирәсендә Лениногорск –Чирмешән автоюлында ике машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итә Лениногорск автоинспекциясе.
1993нче елгы шофёр “Тойота Лэнд Крузер” машинасында Лениногорск юнәлешенә таба юл чатында сулга борылганда, “Рено Сандеро” машинасына юл бирмәгән. 1954нче елгы шофёр “Рено”да туп-туры каршы якка хәрәкәт итә торган булган.
Ике машина бәрелешү нәтиҗәсендә, “Рено Сандеро” машинасындагы 2018нче елгы пассажир бала зыян күргән, аны Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр. Бала махсус тотып тору җайланмасында булган.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юлларда игътибарлы булырга һәм балаларны йөрткәндә махсус җайланмаларны кулланырга чакыра.
фото: ГАИ Лениногорск

Россияне массово снимают наличные, но волноваться еще рано
Диетолог Дианова советует сорбенты для быстрого выведения токсинов
Около 500 десантников собрал митинг в честь Дня ВДВ в Казани
Volkswagen отзовет 58 тысяч кроссоверов Atlas в США из-за дефекта
«Карандаш-фест» в Старице: яркие кадры с уличного фестиваля клоунов