Җинаять эше кузгатылган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Лениногорск ГАИ хезмәткәрләре дежур торганда, Нагорная урамы белән Набережная урамы чатында, BMW машинасына игътибар иткәннәр һәм аңа туктарга сигнал биргәннәр, әмма машина йөртүче тизлеген кискен арттырган һәм инспекторларның берсен автомобиль капотында алып киткән. Шуннан соң ул машинасын яшергән һәм хокук сакчыларыннан качарга тырышкан
Тәртип бозучыны, Корчагин урамындагы гаражлар янында тоткарладылар. Ул 31 яшьлек ир кеше булып чыга. Ир-атның тышкы кыяфәтенә игътибар итеп, инспекторлар аны исерек дип шикләнгәннәр, әмма шофёр медицина тикшерүен узудан баш тарткан. Яшерелгән машинаны Җиңүнең 50 еллыгы урамында соңрак тапканнар.
Ир-ат шофёрга карата 6 беркетмә төзегәннәр, шулай ук 5 тәүлеккә кулга алу билгеләгәннәр. Полицейскийгны бәрдерү турындагы мәгълүмат җинаять эше кузгату өчен тикшерү органнарына җибәрелгән.
Татар-информ мәгълүматы буенча.
фото: МВД по РТ

Россияне массово снимают наличные, но волноваться еще рано
Диетолог Дианова советует сорбенты для быстрого выведения токсинов
Около 500 десантников собрал митинг в честь Дня ВДВ в Казани
Volkswagen отзовет 58 тысяч кроссоверов Atlas в США из-за дефекта
«Карандаш-фест» в Старице: яркие кадры с уличного фестиваля клоунов