Табибларның әйтүенә караганда, энтеробиоз – дөньяда иң киң таралган суалчаннар, ягъни гельминтлар барлыкка китерә торган авыру. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, бу инфекцияне ел саен 460 миллион тирәсе кеше йоктыра. Ә Россиядә аның белән ел да 150 меңгә якын кеше зарарлана. Аны барлык яшь төркеменә кергән кешеләр дә йоктырырга мөмкин. Ләкин аның белән күпчелек балалар авырыйлар. Ул ниндирәк авыру соң? Район балалар табибы Люция Алиуллинага шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Энтеробиоз – паразитар авыру. Аның белән авырган кешенең эчәклекләрендә «острица» дигән вак суалчаннар, ягъни кортлар яшиләр һәм үрчиләр. Паразитлар, гадәттә, яшәү урыны итеп нечкә эчәклекнең – түбән, юан эчәклекнең югары бүлеген сайлыйлар. Ата кортларның озынлыгы – 8-13 мм, ана кортларныкы – 5 мм га кадәр. Авыруны китереп чыгаручы кортларның гәүдә формалары орчыкка охшаш була. Төсләре – сөт сыман ак.
Авыру, гадәттә, паразитларның кешедән кешегә йогу ихтималы зур булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар коллективларында очрый. Инфекциянең төп таралу чыганагы – авыру йоктырган һәм паразитларның йомыркаларын тышкы мохиткә чыгаручы кеше. Инфекция кеше организмына пычрак куллар, азык-төлек, көнкүреш предметлары яки зарарланган һава аша йога. Бармакларны, уенчыкларны, башка предметларны авызга кабу, балалар коллективларындагы тыгыз контакт авыруны йоктыруга сәбәпче булып тора. Шәхси гигиена таләпләрен үтәү күнекмәләре булмау моңа булышлык итә.
Суалчаннар бик чыдам, алар җиһаз өсләрендә, уенчыкларда, тузанда өч атнага кадәр яшәргә мөмкиннәр, температура һәм дымлылык үзгәрүгә шулай ук чыдамнар.
Авыруның билгеләре – берничә. Төп симптомы – арт юлда көчле кычыту барлыкка килү, бигрәк тә төнлә. Ана суалчаннар йомырка салу өчен нәкъ менә тәүлекнең шул вакытында тышкы якка чыгалар. Балалар, бигрәк тә кечкенәләр, мондый вакытта бик тынычсызланалар, кашыналар, агрессив булалар, йоклаганда, тешләрен шыгырдаталар, начар ашыйлар. Балаларның ашкайнату функцияләре бозыла, бу гәүдә авырлыгы кимүгә китерә, авыруның үсешенә комачаулык итә. Шулай ук күңел болгану, кайчак эч авырту кебек билгеләр дә, бигрәк тә кендек тирәсендә, күренә. Тиз аручанлык, сүлпәнлек, игътибар начарлану булырга мөмкин. Ә тиредә кызыл тимгелләр яки куыклар барлыкка килүе ихтимал. Алар – суалчаннар бүлеп чыгара торган агуларга реакция.
Кортларга шик туа икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул сезгә тиешле тикшерүләрне билгеләячәк. Төп ысул – арт юл янындагы тиредән, кырып, анализ алу. Ул гельминтларның йомыркалары бармыюкмы икәнлеген ачыклау өчен кирәк. Моннан тыш тизәк анализы алу да кирәк булуы ихтимал. Ләкин бу ысул алдагысы кебек үк нәтиҗәле түгел, чөнки ана суалчаннар йомырканы эчәклеккә түгел, күп очракта төнлә тышкы якка салалар. Ә кан анализы организмда паразитлар барлыгы белән бәйле үзгәрешләрне ачыкларга ярдәм итә.
Организмдагы суалчаннарны бетерү өчен, табиб аңа каршы препаратлар билгеләргә мөмкин. Алар бер тапкыр яки кыска курслар белән кабул ителәләр, һәм дозасы гәүдә авырлыгын исәпкә алып билгеләнә. Кайчак ике атнадан аны тагын кабул итү зарурлыгы туарга да мөмкин. Бу терапиянең үзенчәлеге дә бар: даруларны авыру кеше генә түгел, гаиләнең барлык әгъзалары да кабул итәргә тиеш. Чөнки суалчаннарның йомыркалары бик кечкенә, күрер күзгә күренми һәм гаиләдәге башка әгъзаларның да авыруны йоктыру ихтималы зур. Зурларда әле аның билгеләре булмаска да мөмкин.
Дәвалану белән беррәттән, гигиена чараларын үтәү мәҗбүри. Көн саен урын-җир әйберләрен алыштырырга, үтүкләргә, тырнакларны кыска итеп кисәргә, туалеттан соң һәм ашар алдыннан кулларны әйбәтләп юарга кирәк. Халык ысулларын куллану – сарымсак ашау, клизма кую, үлән чәйләре эчү генә тиешле нәтиҗәне бирми. Алар суалчаннарның йомыркаларын үтермиләр, эчәкне ялкынсындырып кына калалар. Тиешле санитария-профилактик чараларны үтәмәгән очракта авыру кабат йогарга мөмкин. Икенче тапкыр йоктырганда, авыруны дәвалау тагы да озаккарак сузыла.
Бер ана корт кимендә 1,5 мең йомырка сала, алар 3-4 сәгать эчендә өлгерәләр. Уңайлы шартларда йомыркалар 25 тәүлеккә кадәр яши алалар. Авыруны йоктырганнан алып өлгергән ана кортлар чыкканга һәм йомырка салганга кадәр суалчаннар 30 көннән 3,5 айга кадәр яшиләр.
Зөлфия Шәрипова

РИА Новости: временно пасхальное перемирие с Украиной завершилось
Инспектор ДПС спас мужчину с инфарктом
CBS: Делегация США покинула Пакистан без соглашения с Ираном
Серябкина сделала трогательное признание в особенный день
Садыр Жапаров прокомментировал жалобы на изъятие имущества