Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Сөембикә ур., 9, 11, 13 йортлар буенча «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланган төзекләндерелгән ишегалдында булды.
Капиталь ремонттан соң ишегалды территориясе 1,7 мең кеше өчен ял итү һәм актив вакыт үткәрү өчен заманча киңлеккә әверелгән. Юл эшләре башкарылган, тышкы яктырткычлар монтажланган, яңа эскәмияләр урнаштырылган, велопарковкалар, җәяүлеләр өчен уңайлы юллар, заманча балалар һәм спорт мәйданчыклары, шулай ук күп функцияле зоналар җиһазландырылган.
Рөстәм Миңнеханов ишегалды территориясен карады, шулай ук җирле халык белән аралашты.
Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Түбән Кама районында барлыгы 55 ишегалды территориясе ремонтланачак, шулардан Түбән Камада — 47, Кама Аланында — 4 һәм авылда.

Пушилин раскрыл детали ситуации в Красном Лимане
В Сеуте началась эпидемия психических расстройств после наплыва мигрантов
В Тюменской области ищут 11-летнего мальчика, пропавшего после прогулки
Росстат назвал восемь сфер с зарплатами более 500 тысяч рублей в месяц
В РКОД впервые провели щадящие операции при сложных патологиях лимфосистемы